Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиядә Мәскәү-Димәшкъ очкычын тоткарлауга борчылу белдерде


Русия тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә Мәскәү-Димәшкъ очкычын тоткарлауга борчылу белдерде. Кичә төрек хәрби очкычлары Сүрия очкычын Әнкарада җиргә төшергә мәҗбүр иткән иде.

Министрлыкның рәсми мөрәҗәгатендә вакыйга нәтиҗәсендә очкычта булган 17 Русия ватандашының иминлеге куркыныч астында калуы әйтелә. Әнкара аэропортында очкыч берничә сәгать уздырган. Русия пассажирларына консуллык вәкилен кертмәгәннәр. Юлчылар ризык белән тәэмин ителмәгән.

Мөрәҗәгатьтә очкычта хәрби җайланмалар һәм техник әсбаплар булуы турында хәбәр ителми. Төрек хакимияте белдергәнчә, Мәскәүдән килүче очкычны алар нәкъ шушы сәбәпле тоткарлаган. Җирле матбугат язганча, очкычта Сүрия өчен каралган радиокоммуникацион җайланмалар һәм ракеталар өчен кирәкле өлешләр табылган.

Сүрия транспорт министры бу вакыйга белән бәйле Төркия хакимиятен “һава пиратлыгында” гаеләде.
XS
SM
MD
LG