Нью-Йорк – Халыкара хокук яклаучы Human Rights Watch оешмасы Сүрия хөкүмәтенең үз халкына каршы торган саен күбрәк кассет бомбалар куллануы турында белдерде.
Хокук яклаучылар белдерүенчә, интернетта урнаштырылган видеоязмаларга күрә, соңгы атнада гына хәрби авиация ике дистәләп һөҗүм вакытында кассет бомбалар кулланган.
Оешма шулай ук бу кассет бомбаларның Русиядә җитештерелгәне турында хәбәр итә.
Русия белән Сурия кассет бомбаларны тыю турындагы халыкара килешүне имзалаудан баш тарткан илләр арасына керә.