Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария”да кызын югалткан Татарстан кешесе мәчет ачкан


14 нче октябрьда, Биектау районы Шәпше авылында “Булгария” фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә мәчет ачылды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Яңа мәчетне Альберт Тазов ачкан. Аның “Булгария” фаҗигасендә бердәнбер кызы, кияве һәм оныгы һәлак булган.

Тазов хәбәр иткәнчә, мәчетне аның әнисе хөрмәтенә “Мәдинә” дип атаганнар. “Мин нәтиҗә белән канәгать кенә булып калмадым, минем күңелемә рәхәт булды. Кызым һәм оныгымның үлеменнән соң, мин кая барырга, үземне кая куярга белмәдем. Шуңа күрә мәчет проектын тиз арада эшләүләрен сорадым. Бер ел эчендә без аны төзедек”, - ди Тазов.

Мәчеттә шулай ук уку классы бар. “Моның барысы да халык өчен, авыл халкы балаларын укытсын өчен, шуңа күрә парталар куйдык”, - дип хәбәр итте Тазов.
Мәчетнең архитекторы – “Кол Шәриф” мәчете проекты авторларының берсе - Айвар Саттаров. Мәчетнең рәсми ачылышында район хакимияте вәкилләре, дин әһелләре, “Булгария”да һәлак булганнарның туганнары, җирле халык катнашты.
XS
SM
MD
LG