Казанда «Гаилә» ислам мәдәнияте үзәге эшчәнлеге туктатылган. Оешма дини эшчәнлек белән шөгыльләнеп, “иҗтимагый оешмалар” турындагы федерал канунны боза дип табылган.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “Гаилә” мәдәният үзәге былтыр барлыкка килгән вакытта юстиция министрлыгында иҗтимагый оешма буларак теркәлгән.
Полициягә килеп ирешкән мәгълүмат буенча прокуратура, юстиция министрлыгы, фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан президенты аппараты вәкилләре оешмада тикшерү уздырган һәм федерал канун бозу очраклары тапкан.
Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы Совет районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә ислам үзәген бер ай эчендә ябу карарын чыгарган.