Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тикшерү комитеты майорына һөҗүм иткәннәр


16 октябрьдә Яшел Үзәндә Русия тикшерү комитеты майоры Александр Тугановка һөҗүм иткәннәр. Битлекләр кигән өч билгесез кеше майорны өе янында көтеп торып күсәкләр белән кыйнаган. Туганов авыр җәрәхәтләр белән реанимациягә эләккән.

Новая газета язганча, зыян күрүченең абыйсы, танылган эшмәкәр, шәһәр думасының элекке депутаты Алексей Туганов, һөҗүм аңа оештырылырга тиеш булган дип белдерә. Аның фикеренчә, һөҗүм итүчеләр аларны бутаган һәм бу һөҗүм хакимият белән криминалның бергә үрелүенең дәлиле булып тора.

Газетның мәгълүматына күрә, Алексей Туганов шәһәр хакимияте белән каршылыкта тора. Ике ел элек аның машинасын яндырганнар. Соңыннан аның ярдәмчесен каты кыйнаганнар. Бу җинаятьләр әле дә ачыкланмаган.

Тикшерү комитеты майорына һөҗүм турында Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итмәде.
XS
SM
MD
LG