Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура КФУ ректоры Илшат Гафуровка кисәтү ясады


КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан прокуратурасыннан кисәтү алган. Хокук саклаучы орган ректорга КФУ каршындагы IT-лицей абитуриентларының хокукларын бозу өчен шелтә белдерә.

20нче августта IT-лицейга бары тик егетләр алыначагы турында карар кабул ителгән иде. Нәтиҗәдә, югары балл туплаган кызлар лицейга кабул ителмәде. Алар урынына түбәнрәк балл җыйган егетләр алынды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бу тәртип бозулар укучыларның әти-әниләрен Русия генераль прокуратурасына һәм республика прокурорына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.

Прокурор тикшерүе күрсәткәнчә, лицейның җитәкчелеге Русия конституциясенең 55нче мәддәсен, Русиянең “Мәгариф турындагы” канунын бозганнар.

Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, прокуратура университет ректорыннан мәгариф канунын бозуны туктатуны һәм ватандашларның бозылган хокукларын кайтаруны таләп итте.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG