Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа канун: президентны чакыртып алу өчен сайлаучы тавышларының дүрттән бере кирәк


Татарстан дәүләт шурасының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында “Татарстан республикасы президентын чакыртып алу тәртибе турында” канун өлгесе каралды. Шул ук вакытта депутатлар бу канунны кулланырга сәбәп булмас дип өметләнә.

Әлеге канун өлгесе президент тәкъдиме белән җирле канунны федерал канунга туры китерер өчен эшләнелгән. Ул сайлаучылар тарафыннан Татарстан президентын кире чакыртып алу процедурасын билгели.

Яңа канунга күрә, президентны түбәндәге очракларда кире чакыртып алып була: ул Русия яки Татарстан кануннарын бозса яки үз вазыйфаларын үтәмәсә. Бу фактлар мәхкәмә тарафыннан расланган булырга тиеш.

Кире чакыртып алу инициативасы белән Татарстанда яшәгән һәм президент сайлауларында сайлау хокукына ия булган ватандашлар чыга ала.
Президентны чакыртып алу өчен сайлаучыларның дүрттән беренең тавышы җыелырга тиеш.

Кире чакырту агитациясен уздыру өчен ватандашлар, сәяси партияләр һәм башка иҗтимагый берләшмәләр махсус төркемнәр төзи ала.

Канун өлгесе Татарстан парламенты депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында эшләнгән.
XS
SM
MD
LG