Accessibility links

Кайнар хәбәр

Браһими Корбан бәйрәмендә Сүриядә сугышның тукталып торуына өметләнә


Сүрия буенча халыкара илче Лахдар Браһими 1,5 ел барган Сүрия сугышының ил чикләреннән чыгып, бөтен төбәктә зур кораллы каршылыкка әверелергә мөмкин дип белдерә.

Бәйрутта чыгыш ясаган Браһими, низагны сөйләшүләр белән тыныч рәвештә чишеп буласына ышанмавын белдерде.

Дипломат илче вазифасына 1 сентябрьдә килгән иде. Аннан бирле ул күп кенә гарәп илләрендә булды, оппозиция һәм Сүрия президенты Бәшәр Әсәд белән очрашты. Ләкин очрашулар әлегә уңай нәтиҗәләр китермәде.

Браһими Сүриядәге сугышның Корбан бәйрәмендә булса да тукталып торуына өметләнә.
XS
SM
MD
LG