Accessibility links

Кайнар хәбәр

New York Times: АКШ һәм Иран сөйләшүләр үткәрәчәк


АКШ һәм Иран Тәһранның атом-төш програмы турында ике яклы сөйләшүләр уздырырга килеште.

Бу хакта Барак Обама идарәсендәге түрәгә сылтама ясап The New York Times хәбәр итә.

Түрәнең сүзләренчә, Иран сөйләшүләргә ризалык биргән, ләкин аларның АКШ президенты сайлаулары, 6 ноябрьдән соң узуын шарт итеп куйган.

Американ газеты язганча, әлеге хәбәр Барак Обама өчен алдагы сайлауларда уңай күрсәткеч булырга мөмкин. Аның көндәше Митт Ромни президентны Иранга карата тиешенчә кырыс сәясәт алып бармаган өчен тәнкыйтьли.

АКШ Тәһран атом-төш хәрби корал җитештерә дип борчыла, Иран моны кире кага һәм атом-төш програмын тыныч максатларда алып баруын ассызыклый.
Газетның хәбәренә карата әлегә рәсми рәвештә раслау чыкмады.
XS
SM
MD
LG