Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә шартлауда 10 кеше үлде


Димәшкнең христиан өлешендә булган шартлауда 10 кеше үлгән. Бомба полиция бүлеге янындагы машинага урнаштырылган булган.

Бүген Димәшктә Сүрия мәсьәләсендә халыкара илче Лахдар Браһими президент Бәшәр Әсәд белән очрашты.

Браһими Сүрия хакимиятен Корбан бәйрәме көннәрендә сугышны туктатып торырга чакырды. Гает 26 октябрьдә башланып дүрт көн дәвам итәчәк.

Сүрия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, Браһими министр Вәлид Мөгалләм белән сөйләшүдә кан коюны туктату һәм сугышка чит көчләрнең низагка тыкшынуын туктату турында сөйләшкән.

Мөгалләм Браһимига кайбер илләрнең Сүриянең кораллы оппозиция көчләренә ярдәм күрсәтүенә шикаять белдергән. Элегрәк шушындый гаепләүләрне Сүрия хакимияте Төркия, Сөгүд Гарәпстаны, Катарга белдергән иде.
XS
SM
MD
LG