Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Төркиядә журналистларны эзәрлекләүгә борчылу белдерә


Халыкара журналистларны яклау комитеты үзенең соңгы докладында Төркияне “журналистларны эзәрлекләү буенча дөнья лидеры” дип атады.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, август башында Төркия төрмәләрендә 76 журналист тотыла. Аларның яртысыннан күбрәге һөнәри эшчәнлек өчен иректән мәхрүм ителгән. Хөкем ителгән хәбәрчеләрнең 70 проценты – көрдләр.

Төрек матбугатына сылтама ясап, хокук яклаучылар шулай ук узган елның ахырына Төркиядә журналистларга каршы биш меңгә якын җинаять эше ачылуын хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG