Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия төрмәләрендә 600 көрд ачлык игълан итте


Төркия төрмәләрендә 600дән артык көрд тоткын ачлык игълан итте.

Азатлык хәбәрчесе белдергәнчә, ачлык инде 40 көн дәвам итә. Тоткыннар ризыктан баш тарта, су гына эчә. Ачлык игълан итүчеләр халык җыелган җирләрдә көрдчә сөйләшүне рөхсәт итү һәм мәхкәмәдә хөкем ителүчеләргә көрдчә чыгыш ясау мөмкинлеген бирүне таләп итә.

Тоткыннар шулай ук Көрд эшче партиясенең бөтенләйгә иректән мәхрүм ителгән башлыгы Абдулла Оҗаланны изоляцияләүне туктатуын таләп итә.

Җирле матбугат язганча, ачлык игълан итүчеләрнең егермесе хәзер бик авыр хәлдә һәм медицина ярдәменә мохтаҗ. Ләкин төрмә идарәсе алар янына табиблар кертми.

Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International төрек хакимиятен көрд тоткыннарына карата көч куллану һәм җәберләүне туктатырга чакырды. Тоткыннарның күбесе Көрд эшче партиясе белән элемтәләр өчен хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG