Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ һәм “Гадел Русия” оппозициянең Координация шурасын тәнкыйтьли


КПРФ һәм “Гадел Русия” җитәкчеләре оппозициянең узган дүшәмбе көнне сайланган Координация шурасын тәнкыйтьләде.

Бүген Мәскәү янында үткән КПРФ корылтаенда әлеге фирка лидеры Геннадий Зюганов, Координация шурасын оппозиция буларак танымавын һәм әлеге шура әгъзаларының либераль курсын Русия теләкләренә туры килмәвен белдерде. Зюганов фикеренчә, бу шура таркалырга мөмкин.

Шулай ук бүген үткән “Гадел Русия” корылтаенда Сергей Миронов, урам чараларында катнашучылар фиркадән чыгарылырга мөмкин, дип әйтте. Күзәтүчеләр, Миронов бу сүзләрне әйткәндә Дмитрий, Геннадий Гудковларны һәм Илья Понаревны күз алдында тоткан, дип белдерә.

Бүген Мәскәүдә Русия оппозициясе Координация шурасының беренче утырышы узарга тиеш. Монда рәсми рәвештә сайлауга нәтиҗә ясалыр дип көтелә. Бу хакта кичә оппозициянең үзәк сайлау комитеты башлыгы Леонид Волков белдергән иде.
XS
SM
MD
LG