АКШның йогынтыга ия The New York Times газеты президент сайлауда илнең хәзерге башлыгы, демократ Барак Обамага теләктәшлек белдерде.
Газет Обама хакимиятен икътисади үсештә һәм тышкы сәясәттә уңай бәяләде. Шулай ук, медицинада иминиятләштерү реформасы да дөрес гамәл булды, дип язды. Традицион либераль булган бу басма Обаманың социаль мәсьәләләрдә, аерым алганда, бер җенестәгеләрнең никахларына теләктәшлеген хуплады.
Президент сайлауда Обаманың көндәшен Митт Ромнины газет тәнкыйтьләде. 1960 елдан бирле The New York Times президент кәнәфие өчен көрәштә бары тик демократ намзәтләргә генә теләктәшлек күрсәтә.
Җәмәгатьчелек фикерен белешү президентлыкка көрәшнең каты барганлыгын дәлилли. Обама әлегә 6 ноябрьдә булачак президент сайлауда әһәмияткә ия штатларда лидерлыкны саклый.
АКШның көнчыгыш яр буйларына “Сэнди” давылы килү сәбәпле ике намзәт тә киләсе атна башында булачак сайлау алды чараларыннан баш тартканлыгы якшәмбе көнне билгеле булды.