Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Мультикультур дөньяда ислам” халыкара форумы үтә


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты
29-31 октябрьдә Татарстанда “Мультикультур дөньяда ислам” II халыкара форум үтәчәк.

Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты галиме Ренат Беккин: “Казан һәм Казан университеты бөтен дөньядагы ислам белгечләре аралашу өчен иң яхшы урын”, дип белдерде. Беккин сүзләренчә, Казан форумы сирәк белгечләргә күпләгән мәсьәләләрне тикшерү һәм дөньяда исламны өйрәнүнең кая таба баруын ачыклау мөмкинлеге бирәчәк.

Бу чарада АКШ, Бельгия, Британия, Нидерланд, Төркия, Япония һәм башка илләрдән дә галимнәр катнашачак. Галимнәр мөселман дөньясы эчендәге проблемнар, Русиядәге ислам проблемнары һәм шулай ук башка темаларга да тукталачак. Идел-Урал төбәгендәге исламга да зур игътибар бирелер дип көтелә.

Бу форумны Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының төбәкләрне өйрәнү һәм исламны өйрәнү кафедрасы үткәрә. Мондый форумның беренчесе Казанда узган ел булган иде.
XS
SM
MD
LG