Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары һәм Югары арбитраж мәхкәмәләре Петербурга күчәргә мөмкин


Русиянең Югары һәм Югары арбитраж мәхкәмәләре Дмитрий Медведев планлаштырганча зурайтылган “яңа Мәскәүгә” түгел, ә Петербурдагы Европа яры комплексына күчәргә мөмкин. Бу турыда әлеге оешмалардагы исемнәрен атарга теләмәүче чыганаклар белдерә.

Мәскәүдә дә, Петербурда да хакимиятләр бу турыда сөйләргә теләми, әмма “Европа яры” проектын финанслау туктатылып тора.

Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге проект Президент эшләре идарәсе карамагына күчәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG