Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лахдар Браһими: Сүрия кризисы начар һәм тагын да начарая бара


Браһими Сүрия Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң чыгыш ясый
Браһими Сүрия Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң чыгыш ясый
БМОның һәм Гарәп Лигасының Сүрия вәкиле Лахдар Браһими Сүрия кризисы начар һәм тагын да начарая бара дип белдерде. Моны ул Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң әйтте.

Браһими үзе тәкъдим иткән атышларны туктату килешүе кире кагылуга карамастан, кризисны туктату тырышлыкларыннан баш тартмаячагын әйтте.

Узга җомга, Корбан гаете көнне гамәлгә керергә тиешле килешү гамәлгә керә алмады. Сүриянең хөкүмәт көчләре һәм президент Бәшәр әл-Ассадка каршы сугышучы гыйсъянчылар атышларның тукталмавы өчен бер-берен гаепли.

Бүген Сүриянең дәүләт телевидениесе башкала Димәшктә бомбалы машина шартлауда ун кешенең һәлак булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG