Accessibility links

Түбән Новгородта гаеткә өлкә җитәкчеләре һәм Марат Сафин килгән


Түбән Новгородта Корбан гаетенә өлкә һәм шәһәр башлыклары, күренекле спортчы һәм Дума депутаты Марат Сафин да килгән.

Быел Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендәге Корбан бәйрәменең төп үзенчәлеге мөселманнарны котларга өлкә губернаторы Валерий Шанцевның, шәһәр башлыгы Олег Кондрашовның килүе булган. Мәшһүр теннисчы, былтыр Русия дәүләт Думасына сайланган Марат Сафин да түбәтәй киеп Җәмигъ мәчетенә гаеткә килгән. Бу турыда үзенең интернеттагы блогында хәбәр итүче Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Дамир Мөхетдинов өлкә һәм шәһәр башлыкларының мөселман динендә булмавына карамастан урысча вәгазь тыңларга килүенә шатлануын белдерә.

Көннең бик салкын булуына, бәйрәмнең эш көненә туры килүенә карамастан мәчеткә барлыгы 5 меңләп кеше җыелган, күпләре мәчет бинасына сыя алмыйча салкында намаз укырга һәм вәгазь тыңларга мәҗбүр булган.

Вәгазьнең татарча өлешен Түбән Новгород өлкәсе мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров сөйләсә, урысча һәм гарәпчә вәгазьләрне Дамир хәзрәт үзе сөйләгән.

Дамир Мөхетдинов Марат Сафинның Түбән Новгород мәчетенә килеп вәгазь тыңлавыннан, гает намазы укып догалар кылуыннан мөселманнарның бик тәэсирләнүен белдерә. Заманында дөньяның беренче теннисчысы булган Марат Сафин чыгышы белән Нижгар татарларының улы.

Дамир Мөхетдинов шулай ук шәһәр башлыгы Кондрашовның мөселманнарга яңа мәчетләр төзелешендә ярдәм вәгъдә итүенә дә сөенүен белдерә.

Гаеттән соң Шанцев, Кондрашов һәм Сафин өлкә мөселманнары диния идарәсенә барып мөселман җитәкчеләре белән бергәләп чәй мәҗлесендә дә катнашкан. Марат Сафин исә андагы сөйләшүдә елына бер булса да Түбән Новгородка гаеткә килергә тырышачагын әйткән.

Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендәге Корбан бәйрәме һәм диния идарәсендәге чәй табыны күренешләре

XS
SM
MD
LG