Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президент сайлауга биш көн кала


Уэст Палм Бичта (Флорида) Митт Ромни өчен тавыш бирергә үгетләүчеләр үзәге көннәрне саный
Уэст Палм Бичта (Флорида) Митт Ромни өчен тавыш бирергә үгетләүчеләр үзәге көннәрне саный
АКШ президенты Барак Обама һәм аның республикан көндәше Митт Ромни бүгеннән башлап үзләренең сайлау алды көрәшен көчәйтә.

АКШтагы президент сайлауга биш көн вакыт кала. Соңгы берничә көнне Обама “Сэнди” давылы китергән зыянга каршы көрәшүгә багышлады.

Ромни да давыл китергән зыянга каршы көрәшкә ярдәм итү өчен үзенең сайлау алды кампаниясен үзгәртте.

Фикер белешү нәтиҗәләре тавышларның ике намзәт арасында тигез бүленүен, көрәшнең бик кискен булуын күрсәтә.

Сайлау нәтиҗәсен Оһайо кебек тәгаен карар итмәгән ун штат хәл итәргә охшый. Ул штатларда намзәтләрнең берсе дә сайлаучыларның күңелен җитәрлек кадәр җәлеп итә алмаган.
XS
SM
MD
LG