Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сэнди" давылы аркасында тарихи Нью-Йорк марафоны узмаячак


Нью-Йоркта 1970 елдан бирле ноябрьнең беренче якшәмбесендә оештырылган халыкара марафон быел узмаячак. Җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр һәм спортчылар "Сэнди" давылы китергән зур зыян сәбәпле бу зур чарадан баш тартырга чакырды, диде шәһәр башлыгы Майк Блумберг.

Дөньяның бу иң зур марафонында дистәләгән мең кеше катнаша иде. Чираттагысы 2013 елның язында үтәргә мөмкин, дип хәбәр ителә.

Кариб диңгезе илләрендә һәм АКШ белән Канадада “Сэнди” давылы корбаннары саны 140-тан артып китте.

АКШтагы корбаннар саны 100дән артык. Аларның 40-тан артыгы Нью-Йоркта.

“Сэнди” давылыннан барлыгы 50 миллиард долларлык зыян килгән дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG