Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе ВИЧ вируслы балага яшәү шартларын яхшыртуга каршы карар кабул итте


Мәхкәмә Казанда яшәүче ВИЧ вирусын йоктырган биш яшьлек Роман Абдуллинның яшәү шартларын яхшырту үтенечен кире какты. Казан хокук яклау үзәге адвокатлары ярдәмендә мәхкәмәгә ятим баланы үстергән әбисе Рузия Абдуллина мөрәҗәгать иткән булган.

Романга авыруы сәбәпле аерым бүлмә кирәк булса да, бүгенге көндә малай әбисе белән 12 метрлык бүлмәдә яши. Совет районы хакимияте вәкилләре малайның районда торак алу чиратында 655 урында торуын белдерде. Елына бу районда 10 кеше фатирлы була.

Русия кануннары нигезендә ВИЧ вируслы баланың аерым бүлмәле фатирга чираттан тыш хокукы бар.

Казан хокук яклау үзәге бу карарны югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG