Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында депутатлар милкен тикшерү комиссиясе төзеләчәк


Бүген Татарстан Дәүләт Шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар кереме, милке турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен махсус комиссия булдыру турында килешенде.

Комитет башлыгы Валентина Липужина хәбәр итүенчә, элегрәк депутатлар үз керемнәре һәм милке турындагы мәгълүматны президентка тапшыра иде. Әгәр 29 ноябрьдә утырышта Дәүләт шурасы һәм президиум бу карарны хупласа, депутатлар керемен җиде кешедән торачак комиссия тикшерәчәк. Комиссия депутатлар белән сөйләшүләр уздырачак, шулай ук сорау туса хакимият органнарына мөрәҗәгать итә алачак.
XS
SM
MD
LG