Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан талиблары Һиндстанга яный


Пакыстан талиблары Һиндстан халкы һәм дөньядагы Һиндстан биналарына террор гамәлләре белән яный. Талиблар вәкиле “Рейтер”га белдерүенчә, мондый карар Һиндстанда Мөхәммәт Аҗмал Касабны үлем җәзасына тарту сәбәпле кабул ителгән.

2008 елны Мумбаидагы кораллы һөҗүмнәрдә катнашкан Касаб 10 кеше арасында исән калган бердән-бер һөҗүмче иде. Аның Пакстандагы Ләшкәре Талиба сугышчы төркеменең әгъзасы булуы белдерелде.

Талиблар шулай ук аның җәзадын ватанына кайтаруны таләп итте.
2008 елда Мумбаида берничә җиргә булган һөҗүмдә 166 кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган иде.
.
XS
SM
MD
LG