Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадада катнашучылар Казанда апрель аенда очрашачак


Киләсе елның 3-7 апрель көннәрендә Казанга 100 илдән 300ләп студент спорты федерацияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, киләсе Универсиадаларны оештыру комитетлары вәкилләре җыелачак.

Универсиада-2013 ярышларын оештыручы комитет хәбәр итүенчә, җыенга килүчеләр Казанда әзерлек дәрәҗәсе белән танышачак һәм кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Студентларның XXVII халыкара җәйге спорт уеннары Казанда 2013 елның 6-17 июль көннәре үтәчәк. Анда 170ләп илдән 13 меңнән артык спортчы һәм рәсмиләрнең катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG