Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада эшсезлек 11.7% җитте


Евро акчасын кулланган илләрдә эшсезлек дәрәҗәсе октябрь аенда 11.7% дип билгеләнде. 17 илдә 18.7 миллион кеше эшсез.

Эш таба алмаучыларның күпчелеге Испания һәм Грециядә, анда дүрт кешенең берсе эшсез. Бу ике илдә яшьләр арасында эшсезлек 55% артык.

Эшсезлек шулай ук евро кулланмаган илләрдә дә арта. Октябрь аенда евро кулланмаган илләрдә эшсезлек 10.7% дип билгеләнде.
XS
SM
MD
LG