Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Акмәчет Җәмигъ мәчете төзелешендә шартлаулар булды


Шартлаткыч шешәләргә салынган иде (Рефат Чубаров фотосы)
Шартлаткыч шешәләргә салынган иде (Рефат Чубаров фотосы)
Шимбә иртәнге сәгать 5 тирәсендә Кырымның Акмәчет каласының Ялта урамында төзелеп яткан Җәмигъ мәчетенә шартлаткыч сыекча салынган шешәләр атылып шартлау булды, дип хәбәр итте Милли Мәҗлеснең матбугат вәкиле Лилия Мөслимова.

Шартлау урынына килгән тикшерүчеләр биш шешә тапканнар. Тәртип саклаучылар белән мәчет төзелешенә килгән мәҗлес рәисе урынбасары Рефат Чубаров та бу мәгълүматне раслады. Аның сүзләренә караганда, мәчет сакчысына һөҗүм булган. Шартлаудан башланган янгынны сакчы сүндергән.

Эшне Украинаның Кырымдагы эчке эшләр идарәсе тикшерә.
XS
SM
MD
LG