Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида шартлауда зыян күрүчеләрне вакытлыча яңа фатирларга күчерәләр


Саклану министрлыгы Томскида җомга көнне булган шартлауда тораксыз калганнар өчен шәһәрнең яңа төзелгән йортларыннан 80 фатир биреләчәген хәбәр итте. Бу белдерүне Томски өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин ясады.

"Саклану министрлыгы белән килешеп яңа төзелгән йортларда 80ләп фатир бүлеп бирергә булдык. Бу йортлар запастагы офицерлар өчен төзелде. Бирегә саклану министрлыгы вәкилләре килде. Беренчеләре яңа фатирларга бүген үк күчә", диде губернатор.

Шартлау булган йорт төзекләндерелгәч бу кешеләр кире үз йортларына кайта алачак.
XS
SM
MD
LG