Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә иң озын машина туннеле җимерелеп 5 кеше һәлак булды


Япония башкаласыннан 80 чакрым ераклыкта зур машина юлындагы туннель җимерелеп кимендә биш кеше һәлак булды. Җир астында күмелеп калган машиналарның саны билгесез. Кимендә җиде кешенең югалганы хәбәр ителә. Өч кеше хастаханәгә салынган.

Коткару эшләре вакытлыча туктатылган. Эшкә туннельдән чыккан төтен комачаулый.

Сазаго (Sasago) туннеле башкаланы Япониянең көнбатышы белән тоташтырган Фуджи таулары астында салынган илнең иң озын җирасты юлы санала.
XS
SM
MD
LG