Татарстанда мигрантлар урыс теленнән имтихан тотты. Беренче имтиханга 20 кеше килгән.
1 декабрьдән Русиядә эшләргә теләүче мигрантлар урыс теленнән имтихан тапшырырга тиешлеге турындагы канун үз көченә керде.
Русия мигрантлар хезмәте рәсми вәкиле Залина Корнилова әйтүенчә, визасыз илләрдән килеп торак-коммуналь, сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче чит ил кешеләре урыс телен белергә тиеш.
Урыс теленнән имтихан тапшыру документы булмаучылар эшкә урнашу турындагы рөхсәтне ала алмаячак.