Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нальчикта үтерелгән журналистка элегрәк янаулар булган


Нальчикта журналист Казбек Геккиевның үтерелүе төрле сәбәпләр, шул исәптән аның һөнәре белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу хакта Русия тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин белдерде. Элегрәк Кабарда-Балкар республикасы эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге һөҗүм нигезендә ике кешенең эзләнелүен әйткән иде.

«Вести КБР»телевидениесында көндәлек яңалыклар хәбәрчесе Геккиев кичә кич Киров урамында атып үтерелде. Билгесез кеше аның башына атты.

Казбек Геккиев хезмәттәшләре сүзләренчә, журналистка янаган булганнар. Шулай ук җирле массакуүләм мәгълүмат чараларының тагын берничә журналистына янаулар булган.
XS
SM
MD
LG