Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама 26 кеше һәлак булган башлангыч мәктәпкә барачак


Бүген АКШ президенты Барак Обама Коннектикут штатындагы башлангыч мәәктәптә булачак. Анда җомга көнне 26 кеше атып үтерелгән иде, шуларның 20се – балалар.
Обама һәлак булган кешеләрнең якыннары белән очрашачак һәм атыш булган Ньютаун шәһәрендә гыйбадәт кылуда катанашачак.

Кичә үлгәннәрнең мәетләре ачыкланды. Анда 6-7 яшьлек 12 кыз һәм сигез малай булган.

Ут ачучы 24 яшьлек Әдам Ланза шунда ук җан биргән. Ул башта әлеге мәктәптә эшләгән әнисен үтергән, аннары мәктәпкә килеп ут ачкан.

АКШта 18 декабрь – матәм көне дип игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG