Мәскәү – Русия Көньяк Судан рәсмиләрен Русия боралагының бәреп төшерелүен тикшереп, гаеплеләрне җәзага тартырга чакырды.
Русиянең тышкы эшләр министрлыгы шимбә көнне ясаган белдерүендә, казада һәлак булган очучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша.
БМО миссиясе белән килешү нигезендә Көньяк Суданда эшләгән “Нижнеавартовскавиа” ширкәтенең Ми-8 боралагы җомга көнне бәреп төшерелде. Боралактагы 4 кешелек экипаж һәлак булган.
Җирле хәрбиләр аны гыйсъянчыларга корал ташучы боралак дип бутаган.
БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун, боралакта аерым-ачык “БМО” язуы булган дип, Көньяк Судан хәрбиләренә тәнкыйть белдерде.
Иминлек шурасы һәм Кушма Штатлар да гаеплеләрне җәзага тартырга чакырды.