Accessibility links

Монти Берлускони тәкъдимен кире какты


Рим – Италиянең премьер-министр вазифасын башкаручы Марио Монти элекке премьер Сильвио Берлускониның киләсе сайлауда урта-уң коалицияне җитәкләү тәкъдимен кире какты.

Бу турыда ул якшәмбе Римда үткән матбугат очрашуында әйтте. Берүк вакытта Монти, “берәр ышанычлы сәяси көч” сораса, февраль аенда үтәчәк парламент сайлауда катнашу ихтималын кире какмады.

Берлускони партиясе коялициядән чыгуын белдергәннән соң, Монти 21 декабрьдә премьер вазифасыннан чигенүен игълан итте. Президент Джорджо Наполитано парламентны таратып, Монтины вакытлы хөкүмәтне сайлауга кадәр җитәкләп торырга сорады.
XS
SM
MD
LG