Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Магнитский исемлегенә” Путинны кертүне тәкъдим итмәкчеләр


Русия ятимнәрен Америка ватандашларына асрамага бирүне тыйган канун өчен тавыш биргән депутатларны “Магнитский исемлегенә” өстәргә чакырган мөрәҗәгатькә канунны имзалаган очракта Русия президенты Владимир Путинны да бу өстәргә тәкъдим ителә.

Бу мөрәҗәгатьне инде 45 меңнән артык кеше имзалады.

Русия музыканты һәм җәмәгать эшлеклесе Андрей Макаревич Путинга язган ачык хатында американнар асрамага ала алмаган йөзләрчә балалар үлеме аның намусында булачагын язды.
“Балалар язмышы – сәяси уеннарда кулланыла алмый” дип белдерә Макаревич.

Дүшәмбе көнне Русиядәге ятим балаларны Америка ватандашларына асрауга бирүне тыйган канун Федерация шурасында каралды. Русия парламентының югары пулаты тулаем рәвештә аны сишәмбе тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG