Accessibility links

Федерация Шурасында "Магнитский исемлегенә" каршы канун өлгесен тикшерү дәвам итә


Русия Федерация Шурасында Америка ватандашларының Русия балаларын асрамага алуны тыю турындагы канунны тикшерү дәвам итә. Бүген документны конституцион канунилык комитеты карый. Утырыш нәтиҗәсендә тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Алдагы көнне халыкара эшләр комитеты канун өлгесен кайбер төзәтмәләрне кертеп расларга чакырды. Нинди төзәтмәләр икәне хәбәр ителми. Федерация Шурасында тавыш бирү чәршәмбе булачак.

“Эхо Москвы” сәхифәсендә Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковның сүзләре китерелә. Ул анда әлеге канун өлгесен “Магнитский исемлегенә” мәҗбүри җавап адымы дип атады.

Русия вице-премьеры Ольга Голодец Русия президенты Владимир Путинга бу канун өлгесен тәнкыйтьләп хат җибәрде. Аның сүзләренчә, бу Русия белән АКШ арасындагы килешүне генә түгел, ә шулай ук Вена конвенциясен, балалар хокуклары турындагы конвенцияне һәм гаилә кодексын да боза. Ул әлеге канун имзаланса элек Америка тарафыннан асрамага алынган барлык балаларны контрольдә тотудан Русия мәхрүм калачагын әйтә.

Русия оппозиционерлары 13 гыйнвар көнне Америка ватандашлары тарафыннан Русия балаларын асрамага алуны тыюга каршы акция уздырырга исәп тота.
XS
SM
MD
LG