Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Магнитский үлеме өчен гаепләнгән төрмә хезмәткәрен аклады


Мәскәү район мәхкәмәсе адвокат Сергей Магнитский үлеменә бәйле дип шикләнелгән элекке тикшерү изоляторы хезмәткәре Дмитрий Кратовны аклаучы карар чыгарды.

Кратов Магнитский үлеменә бәйле рәвештә хөкем ителүче бердәнбер кеше иде.

Мәхкәмә карарында прокурор Дмитрий Боковның Кратов җинаять кылганлыкка, йәки Магнитскийның тиешле медицина ярдәме күрсәтлемәү сәбәпле үлүенә дәлилләр юк дигән хисабы китерелә.

Магницкий туганнарының адвокатлары бу эш Русия-АКШ арасындагы соңгы киеренкелеккә сәбәп булганлыктан мәхкәмәнең шундый карар чыгарасын алдан ук фаразлаганнарын һәм яңадан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде.

2011 елда Русия президентының кеше хокуклары шурасы Магнитский изоляторда кыйналган һәм аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән дигән хисап чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG