Accessibility links

Кытайда интернетка керү өчен паспорт мәгълүматлары кирәк булачак


Кытайда интернетка керү өчен кешеләрнең чын исемнәрен һәм башка паспорт мәгълүматларын күрсәтүне таләп итүче канун чыкты.

Кытай хакимиятләре бу канун кешеләрнең шәхси мәгълүматларын саклау һәм җәмәгать мәнфәгатьләрен яклау өчен зарур дип белдерә. Хокук яклаучылар исә кешеләр еш кына интернетны түрәләрнең канун бозулары һәм коррупция турында аноним белдерүләр өчен куллана иде, ди.

Яңа канун нигезендә, контроль оешмалары интернеттагы үзләре канунсыз дип исәпләгән язмаларны бетерә алачак.
XS
SM
MD
LG