Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Брейвик гамәлен" кабатлыйм дип "шаярган" студент тоткарланган


Башкортстанда Яңа ел төнендә «Брейвик гамәлен» кабатлыйм дип шаярган студент тоткарланган. Интерфакс хәбәр итүенчә, Уфа статистика, мәгълүмат һәм хисаплау техникасы көллиятенең дүртенче курс студенты Владимир Кильмаев интернетта Казанда һәм Уфада ут ачарга вәгъдә иткән язма урнаштырган. Тормышта килеп туган проблемнарны бу гамәлгә этәргән сәбәпләрнең берсе буларак күрсәткән ул.

Тоткарлангач яшь егет бу язманы "шаярып кына урнаштыруын", беркемгә дә зыян салырга теләмәвен әйткән. Җинаять эше ачу-ачмау әлегә хәл ителмәгән.

Норвегиядә Андрес Брейвик узган елның июлендә Осло шәһәрендә һәм Утойя утравында ике террор гамәле оештырган иде. Нәтиҗәдә 77 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG