Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стив Корн Азатлык/Азат Европа радиосы президенты урыныннан китә


Стив Корн Азатлык/Азат Европа радиосы президенты вазифасыннан китүен игълан итте. Корн бу урында ике елдан азрак эшләде. Вазифаларын ул 25 гыйнварга кадәр башка кешегә тапшырачак. Ул кешенең исеме әлегә хәбәр ителми.

Корн бу эштән гаилә сәбәпләре аркасында китүен белдерде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул Азатлык радиосы хезмәтеләрләренең югары һөнәри осталыгын билгеләп киләчәктә дә ширкәтне заманчалаштыру өчен тырышлыкларны дәвам итәргә чакырды.

Корнның Азатлык радиосында үткәргән кайбер реформалары ризасызлык тудырган иде. Соңгыларының берсе - Мәскәү бюросындагы үзгәрешләр булды.
XS
SM
MD
LG