Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Глобус" бүләкләре тапшырылды


Бен Аффлек
Бен Аффлек
Лос-Анджелеста дүшәмбегә каршы төндә 70нче тапкыр “Алтын Глобус” кинопремиясен тапшыру тантанасы үтте.

Иң яхшы драма фильмы булып 1979 елда Тәһранда булган вакыйгаларны тасвирлаган “Арго” фильмын атадылар. Кино режиссеры Бен Аффлек шулай ук иң яхшы режиссер буларак “Алтын Глобус”ка иреште.

Иң яхшы комедия яки мюзикл категориясендә җиңүгә Том Хуперның “Читкә кагылганнар” фильмы иреште.

Иң яхшы анимация фильмы исеменә "Батыр" мультфильмы лаек булды.

Чит телдәге иң яхшы фильм булып Австриядән Михаэль Ханекеның “Мәхәббәт” киносы танылды.

Джессика Честейн
Джессика Честейн
Драматик фильмда иң яхшы актер дип "Линкольн" фильмыннан Дэниэл Дэй-Льюисны атадылар, ә иң яхшы актриса дип – “Җиде төн уртасы”ннан Джессика Честейны.

“Читкә кагылганнар” фильмында уйнаган Хью Джекман комедия яки мюзиклда иң яхшы актер номинациясендә җиңде.

Иң яхшы музыка өчен “Алтын Глобус”ны Майкл Дэнн ("Пай гомере") алып китте. Иң яхшы җыр өчен бүләк "Skyfall" ("007: Урнашу урыны: Скайфолл") композициясенә эләкте.

“Алтын Глобус” – АКШта ел саен тапшырыла торган кинопремия. Абруе белән “Оскар”дан соң ул икенче кинопремия санала, аның җиңүчеләре еш кына “Оскар” премиясен дә алалар.
XS
SM
MD
LG