Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долматовны яклап пикетка чыгучылар административ җаваплылыкка тартылды


Кичә Нидерландның Русиядәге илчелеге каршында пикетта тоткарланган сигез кеше административ җаваплылыкка тартылган. Пикет Нидерландта үз-үзенә кул салган «Башка Русия» хәрәкәте вәкиле Александр Долматовны яклап оештырылды. Ул чара хакимият белән килештерелмәгән иде.

Русия саклану ширкәтләренең берсендә эшләгән оппозиционер Долматовка Һолландия хакимияте сәяси сыену бирүдән баш тартты. 17 гыйнварда аның үз-үзенә кул салуы билгеле булды.
XS
SM
MD
LG