Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос-Анджелеста Киноактерлар гильдиясе бүләкләре тапшырылды


Бен Аффлек Киноактерлар гильдиясе бүләге белән. Лос-Анджелес, 27 гыйнвар 2013
Бен Аффлек Киноактерлар гильдиясе бүләге белән. Лос-Анджелес, 27 гыйнвар 2013
АКШ Киноактерлар гильдиясе үзенең 19нчы премиясе ияләрен игълан итте. Моңа багышланган махсус тантана якшәмбе кичендә Лос-Анджелес шәһәрендә узды.

“Иң яхшы актерлар төркеме” номинациясендә бүләккә Бен Аффлекның “Арго” фильмы лаек булды. “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә “Линкольн” фильмында АКШның 16нчы президентын уйнаган Дэниэл Дэй Льюис җиңде. “Иң яхшы хатын-кыз роле” булып Дженнифер Лоуренс танылды (“Өмет чаткылары җыентыгы”).

Икенче пландагы ир-ат роле өчен бүләкне янә “Линкольн”нан Томми Ли Джонс алды, хатын-кыз роле өчен – Энн Хэтэуэй (“Читкә кагылганнар”).

АКШ Киноактерлар гильдиясе премиясе актерлар мохитендә югары бәяләнә. Бронзадан ясалган “Актер” сынын алу кинематограф өлкәсендә зур дәрәҗә санала. Еш кына премияне алган актерлар шул ук номинацияләрдә кино өлкәсендә иң зур бүләк – “Оскар” премиясенә лаек була.
XS
SM
MD
LG