Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Торнадо" фестивалендә көч куллануны оештыручы Украина-Словакия чигендә кулга алынды


Чиләбе өлкәсе Миасс каласы янындагы урманда "Торнадо" рок-фестивалендә көч куллануны оештыручыларның берсе саналган, халыкара эзләү системына теркәлгән Максим Попов Украина белән Словакия чиге буенда кулга алынган. Аны Русиягә тапшырачаклар, дип хәбәр ителә. Александр Гирь һәм Дмитрий Павликов исемле тагын ике кешене эзләү дәвам итә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Попов Чиләбе өлкәсендә 2010 елда узган фестивальдә көч куллануны оештыручыларның берсе. Узган ел мәхкәмә чара барган мәйданга кереп анда булганнарны кыйнаган 13 кешегә төрмә җәзалары бирү турында карар чыгарды.

2010 елның 29 августында кичке сәгатьләрдә мәйданга 40лап кеше бәреп керә һәм музыка тыңлаган яшьләрне биталар, тимер таяклар белән кыйный башлый. 17 кеше яралана.
XS
SM
MD
LG