Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белых вазифасына бәйле чираттан тыш утырыш булмаячак


Киров өлкәсе депутатларының губернатор Никита Белыхка ышаныч югалту мәсьәләсенә бәйле өлкәнең канун чыгару җыенының чираттан тыш утырышы булмаячак. Бу хакта җыенның рәисе Алексей Ивонин белдерде.

Билгеле булганча, Белыхка ышаныч югалту мәсьәләсенә бәйле чираттан тыш утырыш җыю тәкъдиме белән бер төркем җирле депутатлар чыккан иде. Икенчеләре моңа аптыраш белдерде. Мисал өчен ЛДПР бу тәкъдимне хупламавын әйтте.

Кремльдә Белыхны эшеннән азат итү мәсьәләсе каралмавын белдерделәр.
XS
SM
MD
LG