Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыйган канун кабул ителде


Русия Дәүләт думасы җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыйган канунны кабул итте. 441 депутат канунны хуплады, берсе каршы тавыш бирде.

Канунны Федерация шурасы хуплагач һәм президент Владимир Путин имзалагач ул көченә керәчәк.

Кафе, рестораннар, уку йортлары һәм халык җыела торган башка урыннарнда тәмәке тартуны тыю кануны 1 июньнән гамәлгә керер, дип көтелә. Моннан тыш тәмәкегә салым һәм бәя артачак, тәмәке рекламасы тыелачак.

Статистикага караганда, Русия халкының өчтән бер өлеше тәмәке тарта.
XS
SM
MD
LG