Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сүриядән Русия һәм БДБ ватандашларын алып кайту өчен очкыч җибәрде


Русия гадәттән тыш министрлыгы Сүриядә бәрелешләр барган урыннардагы качакларны алып кайту өчен ике очкыч җибәрде. Алар Латакия шәһәренә һуманитар ярдәм илтәчәк һәм кире кайтканда качакларны алып кайтачак.

Латакиядә Русия очкычларын 154 кеше көтә. Аларның күбесе русияләр, шулай ук БДБ илләре, аерым алганда 11 - Украина, 10 - Беларус, ике – Үзбәкстан һәм Казакъстан белән Кыргызстан ватандашлары бар.

Русиягә килгәч БДБ илләре вәкилләре үз илләренә җибәреләчәк.

Декабрьдә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы Сүриядән Русия ватандашларын алып кайту өчен махсус план булдырган иде. Документ нигезендә, берничә көндә төбәктән 30 меңләп русиялене чыгару күздә тотылды. Аларның бары тугыз меңе генә Русия консуллыгы һәм илчелегендә теркәлгән.
XS
SM
MD
LG