Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт гимнын сүзләре белән тыңлап караячаклар


Бүген Татарстан дәүләт шурасының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышына “Татарстан дәүләт символлары турында” канунга үзгәрешләр кертү канун өлгесе чыгарылды. Канун өлгесе Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге канунга кертү белән бәйле.

21 февраль көнне, сәгать тугызда Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә. Гимнны Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм хор башкарачак.

Шул ук көнне Татарстан дәүләт символлары турында канунга үзгәрешләр кертү канун өлгесен беренче укылышта карау өчен сессиягә чыгарыла.
XS
SM
MD
LG