Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда хөкүмәт эштән китте


Болгарстанда берничә көн барган каршылык чараларыннан соң, хөкүмәт эштән китте. Парламент алдында чыгыш ясап премьер Бойко Борисов аны хөкүмәткә халык китерүен һәм хәзер полициянең шул халыкны кыйнау шартларында хөкүмәттә эшли алмавын әйтте. Ул хакимиятне кире халыкка кайтаруын белдерде.

Болгарстанда берничә көн элек туган бәрелешләр нәтиҗәсендә, берничә кеше җәрәхәтләр алды. Халык электр энергиясенә бәяләрнең кинәт артуы, керемнәрнең түбән булуы, икътисади торгынлыкка канәгатьсезлек белдереп, хөкүмәтне эшеннән җибәрүне таләп итте. Башкала Софиядән тыш, шундый ук каршылык чаралары тагын биш шәһәрдә узды. Соңгы 15 елда Болгарстанда мондый зур бәрелешләр булганы юк иде.

Болгарстан Европа берлегендәге иң хәерче илләрнең берсе. Кеше башына ай саен 400 евро туры килә.
XS
SM
MD
LG