Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алматыда Иран атом програмына багышланган сөйләшүләр башланды


Алматыда Иран атом програмына багышланган сөйләшүләр
Алматыда Иран атом програмына багышланган сөйләшүләр
Әлеге чираттагы сөйләшүләрдә бер яктан Иран делегациясе, ә икенче яктан АКШ, Русия, Кытай, Британия, Франция һәм Германия вәкилләре катнаша. Икенче як Тәһранның зирәклегенә өметләнә, әмма сөйләшүдән нәтиҗә көтми. Бу хакта Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон сүзчесе Майкл Манн белдерде.

Манн сүзләренчә, алар Иранның атом програмы проблемына мөнәсәбәтле яңа тәкъдимнәр әзерләгән, нәтиҗә Тәһранның моңа реакциясеннән торачак. Европа берлеге вәкиле әлеге тәкъдимнәрнең нечкәлекләрен ачмады.

Көнбатыш илләр Иран атом коралы ясарга җыена дип шик белдерә. Тәһран үзенең атом програмының тыныч максатларда эшләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG