19-21 мартта Казанда өченче “Алтын Урда форумы" үтәчәк.
Татарстаннан тыш Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Британия, Маҗарстан, Казакъстан, Украинадан 60-лап галим катнашыр дик көтелгән форум кысаларында “Алтын Урданың чәчәк атуы: Үзбәк-хан хакимлене” һәм “Чыганакларны тикшерүләр сурәтләвендә Алтын Урдада акча басу һәм акча әйләнеше мәсьәләләре” исемле конференцияләр дә уздырылачак.
Форумга килүчеләр “Үзбәк-ханның хакимияткә килүе һәм дини сәясәте” исемле түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә катнашачак.